Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар башкалада хөрмәтләнде

Казанда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү чарасы узды. Биредә Апас районы делегациясе дә катнашты.

(23 май, "Апастово-информ").

Язгы ярминкәләр чоры тәмамлану уңаеннан узган чарада Казан шәһәре мэры Илсур Метшин рәхмәт сүзләрен яңгыратты.

"Бүген бирегә безнең өстәлләребезне һәрчак сыйлы, ипиле, сөтле, итле, яшелчәле итүчеләр җыелды. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында баш иябез", - диде Илсур Метшин.

Райондашларыбыз да әлеге чарада хөрмәтләнде, Рәхмәт хатларына, Мактау грамоталарына лаек булды. Алар арасында җитәкчеләр, авыл җирлеге башлыклары, фермер хуҗалыгы, шәхси хуҗалык алып баручылар бар иде.

Көзге ярминкәләрне тагын да оешкан төстә уздыру, кала халкын кулай бәядән, сыйфатлы азык- төлек белән тәэмин итү бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев