Апаслылар “Безнең заман” республикакүләм фестивалендә катнашты
Казанда “Безнең заман” эшче яшьләр юбилей фестиваленең зона этабы узды.
(15 октябрь, “Апастово-информ”).
Әлеге фестиваль оешма-предприятиеләрдә эшләүче яшьләрне иҗатка тарту максатыннан 10 мәртәбә оештырыла. Фестивальдә быел да апаслылар бик теләп катнашты. Быел районыбыз данын “Апас-мол” берләшмәсе яшьләре яклады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова җитәкчелегендәге, районның яшьләре эшләре бүлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән оешкан яшьләр төркеме сәхнәдә матур чыгышлар тәкъдим итте.
Нәтиҗәдә, районыбыз яшьләре гомумкомандалар арасында һәм хореография номинациясендә 3нче урыннарга лаек булдылар. Шулай ук музыка номинациясендә Инзилә Вәлиуллина беренче урынны яулады. Музыка ансамбле номинациясе буенча яшьләр махсус призга ия булды. Җиңүчеләргә Дипломнар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев