Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар Бөек Җиңүнең 78 еллыгын билгеләп үтте

Районның Мемориал комплексы янында Бөек Җиңү көне уңаеннан митинг үтте.

(9 май, “Апастово-информ”).


Иртәдән үк райондашлар Батырлар мемориал комплексы янына җыелды. Мәңгелек ут янына чәчәкләр, веноклар куелды.
“Хөрмәтле райондашлар, кадерле ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре, сугышта һәлак булган якташларыбызның туганнары, сугыш чоры балалары! Сезне чын күңелемнән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы белән тәбрик итәм. Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән, киләчәк буынга тыныч көннәр бүләк иткән кешеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн буена сузылды. Ул һәр йөрәккә яра салды, һәр өйгә, гаиләгә үтеп керде. Районыбыз үзенең Геройлары белән горурлана. Авыр сугыш елларында иген иккән, окоп казыган, урман кискән тыл хезмәтчәннәренә дә хөрмәтебез чиксез. Хәрби операциядә хезмәт иткән егетләребез, аларның әти-әниләренә дә чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Сугыш югалтуларсыз булмый. Кызганычка каршы, Илебез иминлеге өчен өлеш кертүче 7 райондашыбызны югалттык. Алар батырларча һәлак булды. Ватаныбыз сакчыларына мәңгелек дан!” - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Бүгенге көндә районда 4 Бөек Ватан сугышы ветераны, 2 Ленинград блокадасы шаһиты, 170 тыл хезмәтчәне яши.
“Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Котлауларын ирештерде, райондашларны идарә исеменнән котлады.
“Җиңү килгәнгә 78 ел вакыт узган. Апас районыннан сугышка 11 меңнән артык кеше киткән. Аның 7 меңнән артыгы яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган. Хәтер – мәңгелек, берни дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел. Каһарманнар белән беррәттән тыл хезмәтчәннәрен дә олылыйбыз. Алар җиңүне хезмәтләре белән якынайтты. Бүген махсус хәрби операциядә булган батыр егетләребезне үстергән әти-әниләргә рәхмәт әйтеп, башны иябез”, -диде район хәрби комиссары Наил Җантемиров.
Митинг барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларның да исеме горур яңгырады. Батырларча һәлак булган райондашларыбызның якыннарына Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган егетләр үлгәннән соң “Батырлык ордены”на лаек булды. Югары Ындырчы егете Рәдис Бакировның абыйсы Фәнис Бакировка, Зур Күккүз авылы егете Илфар Хафизовның әнисе Асия Хафизовага “Батырлык ордены”н район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин тапшырды.
Бәйрәм түрендә сугыш чоры балалары, өлкәннәр, махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрнең әти-әниләре, якыннары урын алды. Шулай ук махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан егетләр дә чакырулы иде.
Кайнар нокталарда хезмәт иткән хәрби киемле егетләр, “Яшь армиячеләр”, “Форпостчылар”, хәрби киемле райондашлар марш атлап үттеләр.
Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт һәм Сергей атакай райондашларны бәйрәм белән котлады.
Бәйрәм чыгышлар, балаларның җыр-биюләре, район мәдәният йорты үзешчәннәренең чыгышлары белән үрелеп барды. Татарстанның халык артисты Илсур Сафин, Морзалар авылы егете Булат Фәтхелисламов матур җырларын яңгыратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев