Апаслылар бәйрәм ялларында спорт белән шөгыльләнә ала
Бәйрәм көннәрендә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә бар.
(28 декабрь, “Апастово-информ“).
“Дельфин“ бассейнына 4, 5, 6, 8 гыйнвар көннәрендә 14.00-20.00 сәгатьләрдә ирекле йөзүгә килергә мөмкин. 4 гыйнвар көнне 14.00-16.00 сәгатьләрдә өлкәннәр килә ала. 4 гыйнвар көнне 9.00-11.00 сәгатьләрдә район башлыгы кубогына йөзү ярышлары үтә.
“Апас“ универсал спорт залына 4, 5, 6, 8 гыйнвар көннәрендә 8.00-20.00 сәгатьләрдә күнекмәләргә килә аласыз. 8 гыйнварда район башлыгы кубогына көрәш ярышлары уза. 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев