Реклама
Җәмгыять
Апаслылар чөгендер алу эшендә
Бу көннәрдә фидакарь хезмәткәрләр шикәр чөгендере алу белән мәшгуль.
(9 сентябрь, “Апастово-информ“).
Быел район буенча чөгендер барлыгы 3 мең 38 гектар мәйданны били. Уңыш уртача 340 центнерны тәшкил итә.
Һәр елдагыча "Свияга” агрофирмасының “Горбунов“ берләшмәсе иң беренчеләрдән булып татлы тамыр алу эшенә кереште. Дәүләки бүлекчәсе кырларында эш тулы куәтенә бара.
Дәүләкидә яшәүче Марсель Набиуллин шулай ук комбайн руле артына утырып табыннар муллыгы өчен өлеш кертә.
–4 елдан бирле урып-җыю эшләрендә катнашам. Быел уңышы да узган елгыга караганда муллыгы белән сөендерә, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев