Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаслылар “Чиста яр буе” акциясенә кушылды

Акция кысаларында Яр буенда өмә узды.

(10 сентябрь, “Апастово-информ”). 
Районыбызның хезмәт оешмалары бүген Яр буенда сулык тирәсен чистартуга зур өлеш керттеләр. 
“Райондашлар өмәгә бик теләп кушылдылар. Тирәлекне чистарттык, чүпләрдән арындырдык, тәртипкә китердек. Әйләнә-тирәбез чиста булгач үзебезгә дә күңелле бит. Ял итәргә килүчеләр үзләреннән соң җыештырып, пөхтәләр китсеннәр иде”, - дип теләде шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев