Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаслылар “Җиңү диктанты“ язды

Бүген 100 райондашыбыз тарихи грамоталылыгын сынап карады.

(3 сентябрь, “Апастово-информ“).


“Җиңү диктанты“ чарасы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышлана. Ул Бөтенроссия күләмендә уза. Әлеге мөһим акция Ватан сугышы тарихын өйрәнү, яшьләргә патиротик тәрбия бирү, тарихи грамоталылыкны үстерү максатларыннан үткәрелә.
Диктант язуның төп мәйданчыгы итеп Апас урта мәктәбе базасы билгеләнде. Шул ук вакытта онлайн диктантны “Сәләт“ балалар иҗат үзәгендә һәм үзәк китапханәдә дә яздылар. Әлеге мөһим акциядә 100 райондашыбыз актив катнашты.
Диктант язучыларны район башлыгы Равил Хисаметдинов сәламләде һәм әлеге акциянең аеруча яшь буын өчен тәрбияви чара булуын ассызыклап узды.
“Җиңү диктанты“ бөтенроссия акциясендә өлкән буын белән бергә яшьләребез дә катнашуы сөендерә. Без үткәнебезне, бигрәк тә, Бөек Ватан сугышы афәтләрен хәтеребездә сакларга бурычлы. Белемегезне сынауда уңышлар телим“, - диде район башлыгы.
“Диктант эчтәлеге төрле яшьтәгеләр өчен гади, үзләштерелгән темаларны үз эченә ала. Тарихи дөреслекне, Ватан сугышы геройларының батырлыкларын онытмауда диктантның әһәмияте зур“, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев