Апаслылар ярминкәдә катнашты
Башкалада язгы йомгаклау ярминкәләре узды.
(27 нче апрель, “Апастово-информ”).
Районыбызның авыл хуҗалыгы берләшмәләре, фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре, мәктәпләр Осиново бистәсендә сыйфатлы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек товарларын тәкъдим итте.
Ярминкә барышы белән Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров та танышты.
“Авыл хуҗалыгы товарларын мулдан алып килдек. Сатып алучылар да иртәдән үк күп килделәр. Һәрбер катнашучыга рәхмәтемне ирештерәм”, - дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев