Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар язучы Зиннур Хөснияр белән очрашты

Район аграр көллиятендә студентлар һәм китап укырга яратучылар язучы Зиннур Хөснияр белән очрашты.

(14 сентябрь, “Апастово-информ”).


Район үзәк китапханәсе тарафыннан "Хур кызлары" дигән романы буенча укучылар конференциясе оештырылды. Фикер алышу бик эчтәлекле булуы, халык күңелендәге иң тирән, яшерен проблемаларны күтәрүе белән күңелгә уелып калды.
«Хур кызлары» китабының тышлыгыннан ук каршылыклы әсәр икәнлеге күзгә ташлана.
" Әгәр дә кызларыбызны тәүфыйклы итеп тәрбияли алсак, безгә киләчәктә бернәрсәдән дә куркасы юк , дигән фикергә килдем. Алар туган тел язмышын, гаилә кыйммәтләрен, баланы дөрес итеп тәрбияләүне – һәммәсен дә хәл итәчәк. Күп укырга, китап белән дус булырга, классикларның әсәрләрен өйрәнергә кирәк”, - диде Зиннур Хөснияр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев