Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар игелекле эшкә кушылды

6 апрельдә Апаста Донорлар көне узды.

(6 апрель, “Апастово-информ“).


18 яшьтән 65 яшькә кадәр донорлыкка каршы медицина күрсәтмәләре булмаган һәркем изге эшкә өлеш кертә алды. Райондашлар иртәнге сәгать 9дан ук кан тапшырырга килде. Игелекле акциягә кушылырга теләүчеләр күп булды. Арада инде кан тапшырып, кемгәдер ярдәм итүне тормыш девизы итеп кабул итүчеләр дә, әле беренче генә тапкыр килүчеләр дә бар иде.

Республика кан үзәгенең белгечләре барысын да аңлатып, эшне җайлы гына алып барды.

Кан бирүче райондашлар белән “Апастово-информ“ журналистлары да аралашты.

Апастан Руслан Хәйбуллин әлеге изге эшкә 2006 елда кушылган. Иң элек айга ике тапкыр кан тапшырган, хәзер дә Донорлар көненең берсен дә читтә калдырмый. 180 тапкыр кан биргән ул.
“Иң беренче тапкыр туганыма кан кирәк булгач тапшырдым. Шуннан әлеге эшнең никадәрле әһәмияткә ия булуын аңладым. Үз теләгем белән киләм. Кан биргәч, организмым яңача эшли башлый. Кан бирмәсәм, авырый башлыйм мин. Кемнеңдер гомерен саклап калуга ярдәм итә алам икән, бик шат“, – ди ул.
Каратуннан Марат Фәттахов та кан бирү бүлмәсенә чын ир-егетләрчә, кемгәдер ярдәм итә алуына шатланып килде. Аның да Донорлар көнендә сигезенче тапкыр катнашуы икән.
–Донорлар көне булуы хакында телефонга хәбәр килүгә, бер икеләнүсез кан тапшырачагымны белдем. Ярдәмнән читтә каласы килми, – диде ул.
Апастан Чулпан Сөнгатова кан бирергә беренче генә тапкыр килгән.
–Ураза аенда савабы булсын дип килдем. Бер дә куркытмады да. Соңгысы булмас дип уйлыйм, – ди Чулпан.
Дәүләки авылыннан Нияз Вәлиевка әле яңа гына 18 яшь тулган. Яшь кенә булса да, игелек эшләүнең тәмен белә егет.
–Әнием Айгөл берничә ел рәттән кан тапшыра. Минем дә аның үрнәгендә кан биреп карыйсым килде. Башта азрак куркытты. Хәзер хәлем дә әйбәт, күңелем дә шат, – ди ул.
Апастан Айгөл Идиятуллина елга ике тапкыр кан бирергә тырыша. Бу юлы да ул гаиләсе белән килеп, Донорлар көнендә катнашты.
Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Талия Сафиуллина сүзләренчә, Донорлар көнендә 76 райондашыбыз катнашкан.
–Кан биргәндә 450 мл кан алалар - бу барлык канның 8 процентын тәшкил итә hәм ул 72 сәгать эчендә торгызыла. Кан бирү тулысынча куркынычсыз, иммун hәм кан ясалу системасын стимуллаштыра. Кан биреп, кемнеңдер кыл өстендәге гомерен саклап калу – иң изге эшләрнең берсе, – ди Талия Сафиуллина.а

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев