Апаслылар җиңү яулады
Тәтеш шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» республикакүләм бәйгесенең зона этабы узды.
( 18 февраль, "Апастово-информ").
Республикакүләм бәйгедә ветеран, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе, җәмәгать эшләрендә башлап йөрүче Венера Сәгъдиева "Өченче буын Герое" номинациясендә җиңү яулады.
Шулай ук бәйгедә Казначылык департаментының Апас районы территориаль бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова да катнашты. Ул "Хатын-кыз лидер" номинациясендә җиңүче булып танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев