Апаслылар Югары Осланда күчмә пленумда катнашты
Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасы Советының һәм Югары Ослан районы ветераннар (пенсионерлар) Советының «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек буенча ТР ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының төп бурычлары» темасына уртак күчмә пленумы узды.
(1 июль, "Апастово-информ").
Пленум эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм Апас муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Гөлнур Насибуллина катнашты.
Пленум программасы бай, эшлекле һәм яшь буынны патриотик тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган иде.
Ветеран оешмаларына мәгариф, мәдәният оешмалары белән берлектә әхлакый кыйммәтләр һәм нормалар формалаштыруда хәл ителәчәк төп бурычлар каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев