Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар Изге Болгар җыенында катнашты

Болгарда узган Изге Болгар җыенына районыбыз делегациясе дә барды.

(20 май, “Апастово-информ”).
Бәйрәм Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми рәвештә кабул итү көненә багышлана. Быелгы изге җыен барлыгы 20 меңнән артык кунакны үзенә җыйды.
Биредә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.
Районыбыздан да бер төркем делегация Изге Болгар җыенында булды.
“Изге җыен меңләгән мөселман кешесен берләштерде. Без дә шушы матур һәм мәгънәле чарада катнаштык. Тантаналы чарада катнашу мөмкинлеге өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка олы рәхмәтебезне җиткерәбез”, - дип язган район башлыгы Айрат Җиһаншин үзенең социаль челтәрләр битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев