Апаслылар кабакны олаулап үстерә
Авыл җирендә яшәгән кеше бер карыш җирен дә буш яткырмаска тырыша.
(6 сентябрь, “Апастово-информ”).
Аюкөйдергән авылында яшәүче Гомәр һәм Флера Сөнгатуллиннар да язын буш җирләренә кабак төшләре төртеп чыккан. Ә көзен уңышны җыеп бетерә алмаганнар.
Бакча тутырып тәгәрәп яткан сап-сары кабакларны олаулап ташыган алар. Шулай ук карбызлары да мул уңыш белән сөендергән.
“Бу ялда кабакларны олаулап ташыдык. Үзебезгә дә, терлекләргә дә җитә. Кабакның файдалы яшелчә икәнен беләбез”, - ди кызлары Гөлүсә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев