Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар “Кайтырга вәгъдә ит!” проектына кушылды

Ватанны саклаучылар көне алдыннан, райондашлар республикакүләм “Кайтырга вәгъдә ит!” дигән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү проектына кушылдылар.

(17 февраль, “Апастово-информ”).


Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында балалар хатлар язды, рәсемнәр ясады.
Шулай ук халык, мәгариф оешмалары ярдәме белән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә җитәрлек кайнатмалар тутырылды.

“Банкаларга кайнатмалар тутырдык. Тышына исә “Кайтырга вәгъдә ит!” дигән сүзләр язып ябыштырдык. Егетләргә кайнатманың савытын алып исән-сау кайтыгыз, дигән мәгънәне аңлатасыбыз килде”, - ди Илдар Салаватов.
Акциядә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм “Яшь гвардиячеләр” катнашты.
Кайнатмалар гуманитар ярдәм белән хәрби операциядә катнашучы егетләргә китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев