Апаслылар калада сату итте
Бүген райондашлар Осиново бистәсендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек товарларын тәкъдим итте.
(11 нче сентябрь, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).
Районыбыз хуҗалыклары, фермерлар, авыл җирлекләре, мәктәп коллективлары “Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләр өчен күп төрле продукция алып барды.
Ярминкә барышы белән район башлыгы Равил Хисаметдинов танышты.
Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең чыгышлары белән кала халкын ял иттерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев