Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар Казан халкына бәйрәм кәефе бүләк иттеләр

19 нчы июнь көнне Казан шәһәренең Аккош күлендә Сабан туе узды.

(19 нчы июнь, “Апастово-информ”).


 Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге делегация катнашты һәм мәркәзебез кунакларына күңелле ял оештырды.
Сабантуйга килгән халыкны милләтләр дуслыгын чагылдырган йортлар каршы алды. Кунаклар һәр милләтнең көнкүрешен сүрәтләгән йортлар аша узып, аларның чыгышлары белән хозурланды.
Апаслылар кала кунакларын чып-чын татар өе белән каршы алды. Ишегалдында татар гаиләләренең эш кораллары, тормышта кирәкле булган әйберләр куелган. Өй эчендә шулай ук борынгы татар кешесенең яшәү рәвешен чагылдырган әйберләр урын алган.
Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән гармунчылар, тальянчылар Сабантуйга килүче бар халыкны җыр-биюләре белән каршы алды.
Халык чиккән сөлгеләрне, бизәкле чиләк-көянтәләрне тотып фотога төште, кушылып җырлады, биеде, яратып алкышлады. Бүгенге көндә Арчада яшәүче 84 яшьлек Эдуард бабай гармунчыларга кушылып яраткан җырын башкарды.
“Мин яшь чагымда Апаста эшләгән идем. Апас халкы җыр-моңга оста халык, бик тә кунакчыл булуы белән аерылып тора. Сабантуйга килгәч тә апаслылар яныннан узып китә алмадым. Туктап гармун моңнарына кушылып җырлавым белән бик бәхетле”, - диде ул. 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җитәкчелегендәге делегация район башлыгы белән очрашып, зур әзерлек белән килеп, Сабантуй кунакларына күңелле ял оештыруны югары бәяләде һәм рәхмәтен ирештерде.
Гомумән, бәйрәм бик күңелле булды, апаслылар Казанны гөрләтеп кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев