Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаслылар Казан Сабан туен гөрләтте

24 нче июнь көнне Казан шәһәренең Аккош күлендә Сабан туе узды.

(24 нче июнь, "Апастово-информ").



Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге делегация катнашты һәм мәркәзебез кунакларына күңелле ял оештырды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге делегация район башлыгы белән очрашып, зур әзерлек белән килеп, Сабан туе кунакларына күңелле ял оештыруны югары бәяләде һәм рәхмәтен ирештерде.
Сабантуйга килгән халык милләтләр дуслыгын чагылдырган урыс, чуваш, татар йортлары аша узып, аларның җыр-биюләре белән хозурланды.


Апаслыларның йортлары быел үзенчәлекле иде. Биредә Апас районына, гомумән татар халкына гына хас булган эшләре, кәсепләре, ризыклары күрсәтелде. Ишегалдына кергән кунаклар чалгы таптау, икмәк сугу, сыер саву, каймак аерту һәм башка бик күп эшләр белән таныштылар. Пила белән бүрәнә кисү, кадак кадаклау буенча көч сынаштылар. 


Кунакларны шулай ук чиккән, агачтан ясаган әйберләр дә кызыксындырды. Милли ризыклар өстәленнән һәм токмач басып кисүчеләр яныннан халык өзелмәде.


"Мин кечкенә чагында әбием янына авылга кайта идем. Менә бу ишегалдына кергәч тә авылга кайткан кебек булдым. Аяк баскан саен печән исе килә. Апалар, абыйлар төрле һөнәрләрне яктырталар, әбием пешерә торган ризыклар. Рәхәтләнеп татарча җырлыйлар, бииләр. Рәхмәт сезгә!", - диде Казан егете Радик Сафин.


Район мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән гармунчылар кунакларны ял иттерделәр. Халык рәхәтләнеп тыңлады, алкышлады, кушылып биеде, җырлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев