Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар Казан сәхнәсен гөрләтте

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан һәм «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале кысаларында Апас муниципаль районы мәдәният көне узды.

 

(14 нче май, "Апастово-информ").
Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасының фоесында районыбыз тарихын, бүгенгесен чагылдырган күргәзмәләр урын алды. Шулай ук кул эшләре буенча мастер-класслар да тамашачыда кызыксыну уятты.
Бирегә Апас якташлар җәмгыяте, Казанда яшәүче апаслылар, төрле өлкәдә эшләп танылган якташлар, язучылар, шагырьләр, журналистлар, артистлар һәм районыбызның калада яшәүче  балалары , үз итеп, сагынып килгәннәр.
Аннан районыбызның үзешчән сәнгать осталарының чыгышлары белән әзерләнгән концерт өлеше башланып китте. Зал шыгырым тулы иде. Килгән кунакларны район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде.
"Хәерле кич хөрмәтле Апаслылар, якташлар, кунаклар, мөхтәрәм җюри!  Республикада билгеләнгән әлеге конкурс-фестивальләр башланып китте. Белгәнебезчә һәр районның үзенчәлекле тарихы, эш-гамәлләре, кешеләре бар. Без дә әлеге чарада аларны яктыртырга тырышачакбыз. Тарихын белмәгән кеше, киләчәген белми дигән борынгылар. Киләчәк буын да Апасыбызның тарихын белеп, гореф-гадәтләрен саклап яшәсеннәр иде. Без Апастан дип горурланып әйтергә булсын. Бик зур рәхмәт килгәнегез өчен!", - диде ул һәм якташларны Сабантуйга чакырды.
Шулай ук Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм Апас якташлар җәмгыяте җитәкчесе , Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев сәламләде.
Концерт Апасның тарихын, һәм бүгенгесен, йолаларын, гореф-гадәтләрен, милләтләр дуслыгын чагылдырган чыгышлар белән үрелеп барды. Тамашачы аягүрә басып алкышлады. Барысы да Апасча, бик шәп булды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев