Апаслылар кичке китапханәдә шигырь укып ял итте
Район үзәк китапханәсендә “Китапханәдә төн” акциясе кысаларында шигырь яратучылар очрашты.
(27 май, “Апастово-информ”).
Кичәгә китапханә каршында эшләп килүче “Сердәш” клубына йөрүчеләр һәм китап сөючеләр килде.
Шигырь укучылар кичәсен оештыру хакында алар үзләре тәкъдим иткән иде. Шуңа күрә дә бик теләп җыелдылар, теләп катнаштылар.
Шигырь укулар уеннар, истәлекләр яңартулар белән үрелеп барды. Шигъри күңелле райондашлар яраткан шагыйрьләренең үзләре яраткан шигырьләрен укыды, аңа анализ да ясады.
“Бик күңелле ял иттек. Рухи азык туплап кайттык”, - диде апалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев