Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар көзге ярминкәдә катнаштылар

Бүген республика буенча көзге ярминкәләр башланып китте.

(10 нчы сентябрь, "Апастово- информ")


Районыбыз хуҗалыклары, фермерлар, авыл җирлекләре, мәктәп, аграр көллият коллективлары, “Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләр өчен күп төрле продукция алып барды.
Ярминкә барышы белән район башлыгы Айрат Җиһаншин танышты.
"Күргәнегезчә көзге ярминкәне бик тә мулдан башлап җибәрдек. Быел уңышлы ел булды. Ит, сөт, яшелчә, бөртеклеләрне халык кулай бәядән ала",- диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.
Һәр җирлек, һәр хуҗалык тырышып әзерләнеп килгән. Әлмәндәр, Олы Болгаер, Борнаш мәктәбе сату ноктасы матурлыгы, муллыгы белән җәлеп итте. Көзге муллыктан ясалган фотозонада кала халкы истәлеккә фотога төште.
Халык иртәдән үк үзенә кирәк әйберләрен алырга ашыкты.
" Мин Олы Болгаер авылында туып-үстем. Хәзерге вакытта Казанда яшим. Апаслылар бик матур әзерләнеп, мул уңыш белән килгәннәр. Рәхмәт райондашларга", - диде Фәрдус абый Миңнебаев. Ул әле гармунчыларга кушылып рәхәтләнеп җырлады да.
Район мәдәният хезмәткәрләре дәртле җырлары белән ярминкәгә ямь өстәделәр. Халык кушылып җырлады һәм биеде.
Аграр көллият коллективы ярминкә кунакларын кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйлады.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев