Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар лауреат исемнәренә лаек

Казанда “Безнең йортыбыз - Татарстан. Россия” республикакүләм фестивале узды.

(5 ноябрь, “Апастово-информ”).


Әлге киң күләмле бәйрәм чарасында Апас районы буенча үзәкләштерелгән клублар системасы, халыклар бердәмлеге үзәге хезмәткәрләре, “Умырзая” фольклор ансамбле коллективы да катнашты. Фестиваль “Казан-ЭКСПО” мәдәни үзәгендә Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылды һәм халыклар бердәмлеге көненә багышланды.
Бәйрәм чарасы төрле күргәзмәләрне, экспозицияләрне, иҗади коллективларның чыгышларын, бүләкләү тантанасын үз эченә алды. Фестиваль Россиянең төрле төбәкләреннән килгән төрле милләт вәкилләренең иҗади чыгышларыннан торган бик матур концерт белән тәмамланды. Апас районы клублар системасы хезмәткәрләре бәйрәмнән зур тәэсирләр алып, ел нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә лауреат исемнәрен яулап, күтәренке кәеф белән кайттылар. Бу хакта район мәдәният йорты җитәкчесе Роза Нурмиева хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев