Апаслылар машина йөртү осталыгында сыналды
Апас аграр көллияте базасында Апас муниципаль районы егетләре һәм кызлары арасында машина йөртү осталыгы буенча район конкурсы узды.
(11 апрель, “Апастово-информ”).
Конкурста аграр көллиятнең автомәктәбендә укучы 15 курсант катнашты.
Катнашучылар 2 этапта ярыштылар: компьютерда "юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү" һәм автодромда "автомобильне фигуралы йөртү"
Конкурс йомгаклары буенча призлы урыннарны яуладылар:
1 урын – Нигъмәтуллин Рамил; 2 урын - Сөнгатуллин Руслан; 3 урын - Сәлахов Айназ. Конкурста җиңүчеләргә Дипломнар, медальләр, кубоклар һәм кыйммәтле призлар, ә калганнарга «юл хәрәкәте иминлеге» тарафыннан Дипломнар һәм призлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев