Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар республика бәйгесендә җиңде

Ел саен республиканың Эчке эшләр министрлыгы инициативасы буенча һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты теләктәшлеге белән «Закон территориясе» республика конкурсы үткәрелә һәм анда райондашлар да актив катнаша.

 

(17 январь, "Апастово-информ").

Муниципаль берәмлек, предприятие, оешма, уку йортлары территориясендә җинаятьчелек һәм хокук тәртибе, хокук тәртибен тәэмин итүдә иҗтимагый оешмалар, ирекле халык дружиналарының катнашы, эчке эшләр органнарына теләктәшлек итү, хокук саклауга багышланган чаралар уздыру, балигъ булмаганнар арсында хокук бозуларны кисәтү эшләре бәйгедә бәяләнде.
Нәтиҗәдә, районның ирекле халык дружинасы җитәкчесе Наил Исмәгыйлев икенче урынны яулады.
Морзалар мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сиринә Шәяхмәтова  "Закон территориясе" республика бәйгесендә лауреат булып танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев