Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар Россия Флагы көнен билгеләп үттеләр

22 август – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне.

(22 август, “Апастово-итнформ”).


Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы” Указы нигезендә гамәлгә куелган. Флаг өч төстән тора. Ак төс – ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, кызыл – бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата.

Россия флагы көнен апаслылар да зурлап билгеләп үтте. Апасның үзәк ял паркында зур чара узды. Биредә Россия Флагына карата күргәзмәләр оештырылды.
Район Советы аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов Россия флагы көненә багышланган чараларның әһәмиятен билгеләп узды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән котлауларын ирештерде.
“Герб, Флаг һәм Гимн дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары булып тора, аның рухи куәтен чагылдыра. Россия флагы ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята”, - диде ул.
Районның балалар сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең җырларын, чыгышларын яңгыраттылар, спорт ярышлары, флешмоблар узды. Яшь Гвардиячеләр, “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары махсус триколор рәсеме төшерелгән тасмалар тараттылар. Районның китапханә хезмәткәрләре китаплар күргәзмәсе, мәдәният хезмәткәрләре автойөрешләр оештырдылар. Барлык чаралар да Россия дәүләт символларының мөһимлеген күрсәтүгә юнәлдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев