Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар Россия Конституциясе көнен билгеләп үттеләр

Үзәк ял паркында райондашлар өчен бәйрәм чарасы узды.

(12 декабрь, “Апастово-информ”).


Бирегә килүче апаслыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев сәламләде.
“Конституция - иң югары юридик көчкә ия иң мөһим документ.Ул илдәге хокук системасының үзәге булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен, эчтәлеген билгели, тормышның сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә. Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, иминлек, бәхет телим”, - диде ул.
Бәйрәм киче аллы-гөлле бизәкләргә күмелгән ямьле чыршы янәшәсендә күңелле җыр-моңнар белән үрелеп барды. Район мәдәният хезмәткәрләре үзләренең җырлары белән һәркемгә күтәренке рух, бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Кыш Бабай белән Кар Кызы, төрле әкият геройлары бәйрәмне тагын да җанландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев