Апаслылар шырпы сызганчы уйлансын иде!
Җирләр кардан арынды. Кипкән үләннәр, корыган агачлар да чыкты. Җир юеш булуга карамастан, аларның янып китү куркынычы зур.
(1 апрель, "Апастово-информ").
Бу хакта районның янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре кисәтә.
"Карлар эреп бетү белән, кипкән , көздән чабылмый калган үләннәргә ут төртү очраклары белән очрашабыз. Иртә язда ук шундый очрак кабатланды. Свияжный күпере янында ут җәелергә өлгермәде. Аны сүндерергә өлгердек. Утны төртеп, караучысыз калдыру нәтиҗәсендә, ул кырлар буйлап җәелергә дә мөмкин", - ди районның янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Илшат Шәфигуллин.
Шырпы сызганчы уйласагыз иде. Бер очкын күпме бәла китерергә сәләтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев