Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаслылар Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе эшендә катнаштылар

Утырышта 2022 елда Министрлык эшчәнлеге йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында фикер алыштылар.

(2 февраль, “Апастово-информ”).


Утырыш-киңәшмә “Казан-Экспо” залында узды. Киңәйтелгән җыелышта Апас районыннан үзәкләштерелгән клублар системасы, үзәкләштерелгән китапханә системасы, Апас сәнгать мәктәбеннән - барлыгы10 кешелек делегация катнашты.
“Татарстан Республикасының иң яхшы мәдәният хезмәткәре” конкурсында җиңү яулаган Апас мәдәният йортының халык театры режиссеры Земфира Мөхәммәтшина Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Сертификат бүләгенә ия булды.
“Мондый зур күләмле конкурста беренче мәртәбә генә катнаштым һәм җиңүгә ирештем. Бик сөендем. Хезмәтемне күрә белгәннәре һәм югары бәяләгәннәре өчен республика җитәкчелегенә олы рәхмәт”, - дип хисләрен уртаклаша Земфира Мөхәммәтшина.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев