Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар «Тормышка 10000 адым” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар

Райондашлар Апас урамнары буйлап тормыш һәм сәламәтлек өчен бик кирәкле булган 10000 адым атладылар.

(3 апрель, “Апастово-информ”).
Акция “Бердәм Россия“ партиясе тарафдарлары ветераннар Советы һәм пенсионерлар Союзы белән берлектә “Өлкән буын“ региональ проекты, “Демография“ милли проекты кысаларында оештырылды. 
“Бер адым атлау да сәламәтлек өчен бик файдалы. Сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәүче акция  яшь озынлыгын арттыру, өлкән буынның сәламәтлеген ныгыту максатыннан оештырыла. Ул зур спорт һәм ял чарасы булып тора, - дип белдерде районның ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина.
Акциягә өлкәннәр,  Апас мәктәбе укучылары, үзәк китапханә, “Сәләт” балалар иҗаты үзәге, яшь гвардиячеләр һәм нәни балалар да кушылды. Алар Апас урамнары буйлап тормыш һәм сәламәтлек өчен бик кирәкле булган 10000 адым атладылар. Тарихчы Гөлнур Насыйбуллина җәяүләп атлаучы спорт сөюче райондашларны районның тарихы белән  таныштырды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре акция турында махсус белешмәлекләр тараттылар. Соңыннан чарада катнашучы спорт сөючеләргә “Сәләт” балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре күңелле зарядка-флешмоб оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев