Апаслылар «Тормышка 10000 адым» ясады
Райондашлар ил күләмендә узучы акциягә кушылды.
(21 июнь, “Апастово-информ”).
Өлкән буын вәкилләре, яшьләр, район хастаханәсе, үзәк китапханә коллективлары мәдәният йорты каршысына җыелды. Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин җылы сәламләп, теләкләрен җиткерде.
"Һәрчак сәламәт һәм хәрәкәттә булыгыз, - диде ул. Ленар Мотыйгуллин “Тормышка 10000 адым” чарасы райондашларны спортка тарту, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү, яшь озынлыгын арттыру, өлкән буынның сәламәтлеген ныгыту максатыннан оештырылуын билгеләп узды. Шулай ук ул бүген “XXXIV Бөтенроссия олимпия көне” билгеләп үтелүен дә әйтте. Катнашучыларга Дипломнар тапшырды. Юлга кузгалганчы район хастаханәсе табибы Филлипп Карабанов һәркемгә сәламәтлек теләде, спорт белән дус булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды. Һәр көн саен җәяү 10000 адым атлауның сәламәтек өчен файдасы зур булуы хакында киңәшләрен җиткерде.
Акциядә катнашучылар Апас урамнары буйлап тормыш һәм сәламәтлек өчен бик кирәкле булган 10000 адым атладылар. Беренче тукталыш район китапханәсе каршында булды. Биредә китапханәчеләр җәяү йөрүнең файдасы турында махсус белешмәлекләр тараттылар. Акциядә катнашучылар район даруханәсе янәшәсендә дә тукталдылар. Аларны даруханә мөдире Люция Носова каршы алды.
“Һәр көннең матурлыгын күреп яшәгез. Авырмагыз, спорт белән шөгыльләнегез. Безгә бары тик профилактика өчен генә килегез”, - диде ул.
Соңыннан чарада катнашучы спорт сөючеләргә Апасның үзәк ял паркында “Сәләт” балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре күңелле зарядка-флешмоб оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев