Апаслылар “Урманнарны сакла” акциясенә кушылдылар
Әлеге акция кысаларында райондашларыбыз төрле агач үсентеләре утырта.
(7 октябрь, “Апастово-информ”).
Агачларны утырту эшенә өлкәннәр дә, яшьләр дә, урта буын кешеләре дә бик теләп кушылды. Изге эш Яр буенда башланды. Район ветераннар оешмасы, Пенсионерлар союзы, җәмәгать оешмалары вәкилләре, хезмәт коллективлары һәм укучылар чыршы, имән, кара бөрлегән һәм башка төр агач үсентеләре утыртты.
“Акцияне Апас үзәгендә, авыл җирлекләрендә дә дәвам итәчәкбез. Барлыгы 5000 агач утыртылачак. Акция яшь буында табигатькә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә, сәламәт яшәү рәвешенә өнди”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Апас урта мәктәбе укучылары табигатькә сакчыл караш тәрбияләүче акцияләрдә ел саен бик теләп катнаша. Бу юлы да алар укытучылары Гүзәл Мөхәммәтшина һәм Раилә Гатауллина белән изге эшкә кушылганнар.
“Төрле агачлар, чыршылар утыртабыз. Су сибү, казу эшләрен башкарабыз. Тирә-юнебез матур булсын, яшеллеккә күмелсен өчен тырышабыз, - диләр укучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев