Апаслылар үзләре үстергән яшелчәләрне хәрбиләргә җибәрә
Апастан Роза апа Ногманова үз бакчасында үстергән сарымсакны махсус хәрби операциядә булган егетләргә җибәрергә теләвен белдерде.
(6 октябрь, “Апастово-информ”).
“Читтә туган як күчтәнәче тагын да тәмле булыр. Суыклар башланганда сарымсак авыруларны кисәтү өчен дә файдалы. Егетләребез исән-сау гына була күрсен”, - ди Роза апа.
Роза апа көмеш волонтер буларак та изге эшләрдән читтә калмый. Носилкалар, сумкалар тегү эшендә дә беренче көннәрдән үк катнаша. Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм китәсен белгәч тә бик теләп ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев