Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар Яңа елны каршылады

Апас халкы быел Яңа елны үзенчәлеклерәк каршы алды

Дус-туган, хезмәттәшләр бергә җыелып Үзәк паркка чыршы янына килде. Гаиләләр белән килүчеләр дә күп иде. Балалар рәхәтләнеп уен мәйданчыгында мәж килде, кар бәреш уйнады. Бар парк җыр-моңнарга күмелде. Районның мәдәният хезмәткәрләре кичке сәгать 8дан 10га кадәр җыр-моңнарын бүләк итте. Райондашлар кушылып биеде, матур теләкләрен җиткерде, Кыш бабай, Кар кызы белән берлектә фотога төшәргә ашыкты. Чыршы янәшәсендә райондашлар артканнан арта барды. Ерак авыллардан килүчеләр дә күп иде. Җыр-моңнар, биюләр дә өзелеп тормады. 
Кичке сәгать 10да исә бар Апас күген яктылыкка күмеп зур салют атылды. Аны Үзәк парктан күзәтүчеләр дә күп булды. Шулай ук Әппәз буена да халык күп җыелды. Шат, күтәренке күңел белән һәркем өенә Яңа елны каршы алырга ашыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев