Апаслылар зона турында җиңү яулады
Яшел Үзәннең мәдәни үсеш үзәгендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона туры узды.
(28 гыйнвар, "Апастово-информ").
Берничә районнан килгән ир- ат һәм хатын-кыәлар төрле номинацияләрдә үз осталыгын күрсәтте.
Апас шәһәр тибындагы бистәсе волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Сания Сафиуллина "Ел хатын-кызы" бәйгесенең зона турында "Өченче буын героинясы" номинациясендә җиңү яулады.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев "Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" зона бәйгесенең "Ир-ат шәфкатьле йөрәк" номинациясендә җиңүгә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев