Апаслылардан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү сорала
Корылык һәм эссе көннәр хакимлек иткән чорда янгын очраклары артты. Янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре апаслылардан бу көннәрдә аеруча сак булуларын сорый.
(10 июль, “Апастово-информ”).
Соңгы көннәрдә шәхси хуҗалыклар бәхетсезлек очраклары белән очрашты. Йортка, сарайга ут кабу нәтиҗәсендә хуҗаларга зур зыян килде.
“Олы Бакырчы авылында олы яшьтәге әби яшәгән хуҗалыкның сарае янды. Ут электрдан чыккан дип фаразлана. Агач сарай яраксыз хәлгә килде. Бәхеткә, ут йортка үрмәләмәде”, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Раил Кашапов.
Янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре саклыкны, игътибарны тагын да көчәйтергә өнди. Корылма, агачлык, урман буйларында учаклар якмагыз, мунча ишегалды мичләрен караучысыз калдырмагыз, мунчаларны артык кыздырмагыз, электр җиһазлары һәм чыбыкларының төзеклегенә җитди карагыз.
Ут белән сак булсагыз иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев