Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаслыларны башкала табиблары күчмә мобиль поликлиникада кабул итә

«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыру кысаларында, 3 апрельдән Апас районында 7нче шәһәр клиник хастаханәсеннән күчмә мобиль комплексы эшли башлады.

(4 апрель, “Апастово-информ”).


Урта Балтай, Каратун, Шонгуты авылларында «Мобиль поликлиника» белгечләре эшләячәк.

Белгечләр 3 апрельдән башлап, атна дәвамында Урта Балтай авылында эшли. Аннан Каратун һәм Шонгаты авылларында дүшәмбедән җомгага кадәр хезмәт күрсәтәчәк.


“Мобиль поликлиникаларның төп максаты - авыл халкына профилактик тикшерүләр уздыру һәм авыруларны иртә ачыклау. Мобиль поликлиникада ерак авылларда яшәүчеләр медицина тикшерүе уза ала. Белгечләр көнгә 70-100 кешене кабул итә. Мобиль поликлиникада алты кабинет бар, аларда кардиолог, невролог, уролог, кан тамырлары хирургы, акушер-гинеколог һәм офтальмолог кабул итә. Шулай ук лаборатория тикшеренүләре кабинеты да бар. Авыл халкының барысы да ерак аралар узып табибка йөри алмый. Сәламәтлекне ныгыту өчен бу менә дигән мөмкинлек. Кабул итүләргә участок табиблары аша язылырга була”, - ди район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Талия Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев