Реклама
Җәмгыять
Апасның 90 еллыгы уңаеннан Үзәк ял паркында күргәзмәләр эшли
Үзек парк иртәдән үк матур төсмер алды. Биредә Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан күргәзмәләр оештырылган.
(10 август, "Апастово-информ").
Күргәзмәләрдә районның үткәне һәм бүгенгесе чагылыш тапкан. Алар матур итеп, зәвык белән бизәлгән.
"Бүген истәлекле көн. Без дә коллективыбыз белән үз өлешебезне кертәбез. Матур чәчәк бәйләмнәре, кул эшләре, тарихи мәгълүматлар - барын да алып килергә тырыштык", - диләр "Кояшкай" балалар бакчасы хезмәткәрләре.
Районның үзәк китапханә хезмәткәрләре дә тарихи чыганаклар аша килүче һәркемне район тарихы белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев