Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның картлар йортларында тәрбияләнүче өлкән хатын-кызларын бәйрәм белән тәбрикләделәр

Гомер көзләрен Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында үткәрүче барлыгы 15 хатын-кызга туган якның җылы сәламнәре белән бергә район башлыгы Равил Хисаметдиновның бәйрәм күчтәнәчләре һәм ихлас тәбрикләү сүзләре ирештерелде.

(Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).

“Сезне иң назлы бәйрәм белән котлыйбыз. Район җитәкчелеге сезне онытмый, һәрвакыт хөрмәт итеп яши. Киләчәктә тә язмыш сынауларын сабыр гына үтеп, күңел күтәренкеле белән яшәргә язсын. Ямьле җәйләр җиткәч, безнең ярдәм белән туган авылларыгызга кайтып килерсез. Авылдашларыгыз, туганнарыгыз белән очрашырсыз”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Бүгенге көндә картлар йортларында барлыгы 24 өлкән яшьтәге райондашыбыз гомер кичерә. Өлкәннәребез тормыш шартларыннан канәгать булып яши. Хөрмәт итеп торучы район җитәкчелегенә дә бик рәхмәтле алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев