Апасның хоккейчы малайлары мастер-класс үтә
Апас “Алтын алка“ бозында Россия һәм Татарстан Хоккей Федерациясеннән килгән остаз-тренерлар һәм белгечләр Апасның 2007-2008 елларда туган яшь хоккейчылары өчен мастер-класс дәресләре үткәрделәр.
-Апас хоккей яратучылар лигасы клубы (АЛХЛ) моннан 5 ел элек оешты. Башта аның ярышларында 2-3 кенә команда катнашса, быел инде олылар арасында узучы турнирларда 9 команда ярыша. Безгә яшь алмаш та үсә-“Алтын алка“ да хәзер 250 ләп, 7-18 яшьлек балалар һәм яшүсмерләрнең уннан артык командасы шөгыльләнә. Зона һәм Татарстан, Россиякүләм турнирларда соңгы 5 елда командаларыбыз унсигез тапкыр призлы урыннар яулады,-ди Боз Сарае директоры Рамил Мөхетдинов. –Казаннан килгән остаз-тренерлар үткәргән мастер-класслар балалар арасында бик популяр, ел саен Апаска шундый 2-3 белгечләр командасы чакырабыз.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев