Апасның “Кояшкай” бакчасында китап кичәсе узган
“Кояшкай” бакчасында район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре кунакта булган.
(22 апрель, “Апастово-информ”).
Балалар һәм китапханәчеләр катнашында “Китап – якын дус” дип исемләнгән әдәби кичә узган.
Балаларны кечкенәдән китап белән таныштыру, аларны матур әдәбият белән дус булырга өндәү, китапханәгә чакыру максатыннан узган әлеге кичә нәниләргә бик тә ошаган.
“Китап әдәпле булырга өйрәтә. Китап барча кешеләрне, өлкәннәрне һәм кечеләрне дә ихтирам итәргә кирәклекне төшендерә. Китап Ватанны сакларга өйрәтә, ил тарихы белән таныштыра. Китап сәламәт яшәү серләренә төшендерә, - диләр китапханәчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев