Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның мактаулы аксакалы хөрмәтләнде

Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Хәлим абый Гайнуллин кунаклар кабул итте.

(22 нче июль, “Апастово-информ”).


Район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе, зур хөрмәткә лаек Хәлим абый Гайнуллин янында булды. Район башлыгының Рәхмәт хатын, бүләкләрен тапшырды.
Хәлим абый “Шәһри Казан” газетасын, “Хокук һәм тормыш” журналын оештыручы, Массакүләм мәгълүмат чаралары министры урынбасары, Апас Якташлык җәмгыятенең җитәкчесе буларак та яхшы таныш.


Бүгенге очрашуда Апас якташлар җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев белән Алсинә Сәлахова да катнаштылар күчтәнәч-пакетлар, китаплар, календарьлар тапшырдылар, изге теләкләрен ирештерделәр.


“Безнең абыебызга бик тә зур хөрмәт күрсәтелде. Хәлим абый бик шатланып калды. Аның үзе һәм гаиләсе исеменнән район башлыгына һәм Якташлык җәмгыятенә олы рәхмәтебезне ирештерәбез”, диде бертуган энесе Илдүс Зиннәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев