Реклама
Җәмгыять
Апасның мәгариф хезмәткәрләре Казанда ярминкәдә катнашты
Казанда халык сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерү продукциясе ярминкәсе узды.
(26 сентябрь, "Апастово-информ").
Ярминкәне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырды.
Ярминкәдә районның мәгариф бүлеге, мәктәпләр һәм аграр көллият коллективы катнашты.
Кул эшләре, яшелчәләр, төрле азык-төлекләр кала халкына тәкъдим ителде.
"Бу көн безнең өчен бәйрәм. Бүген башкалада сату иттек. Матур күргәзмәләр оештырдык",- диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Кала халкына җыр-моңнар да тәкъдим ителде. Мәгариф хезмәткәрләре белән беррәттән мәдәният хезмәткәрләре дә җыр-моңнарын бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев