Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның “Миргасыйм” мәчете ун еллыгын билгеләп узды

Әлеге уңайдан мәчет үзенең шәкертләрен һәм күп кенә кунаклар кабул итте. 

(20 нче июль, “Апастово-информ”).


Биредә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, республика кунаклары – Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм күрше мәхәллә имамнары, мәчетнең шәкертләре бер табын артына җыелдылар.
“Мәчетебезнең эшли башлаганына 10 ел узып киткән. Дини белем алган шәкертләребез дә бихисап. Кайберләре инде үзләре укулар алып баралар. Менә шул ун ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясап, киләчәккә планнар кору нияте белән очрашу-сөйләшүгә җыйналдык”, - диде Рамазан хәзрәт Әминов.
Очрашу Коръән аятьләре уку, вәгазьләр сөйләү белән үрелеп барды. Рамазан хәзрәт республика һәм район җитәкчелегеннән Рәхмәт хатлары кабул итте.
Тулырак: “Йолдыз”газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев