Апасның Мулланур Вахитов урамында да асфальт юл салалар
Халык сөенечен белдерә.
(9 сентябрь, “Апастово-информ“).
Мулланур Вахитов урамында бу көннәрдә юлчылар асфальт юл сала башладылар. Әлеге эш “Юл эшләре“ Республика программасы нигезендә башкарыла.
“Шатланып бетә алмыйбыз. Хыял кебек кенә иде. Ниһаять, моңа да ирештек, тиздән асфальт юллы булачакбыз“, - дип сөенәләр М. Вахитов урамында яшәүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев