Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апасның “Салават күпере” балалар бакчасы – беренче

Районда балалар бакчалары һәм бакчаларда тәрбияләнүче балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча «Яшел ут» бәйгесе үтте.

Ул район ЮХИДИ бүлекчәсе, «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе, район мәгариф бүлеге тарафыннан уздырылды. 
“Юл хәрәкәте иминлеге“ учреждениесенең Буа шәһәре пропаганда бүлеге җитәкчесе Анна Сергудаева һәм район юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Марат Хөснетдинов балалар бакчаларында булып, балалар катнашында үткән чараларны күзәтеп, әңгәмәләр үткәреп, белемнәрен тикшерделәр. 
Нәтиҗәдә, районның база төрендәге балалар бакчалары арасында беренче урынны “Салават күпере” балалар бакчасы яулады. Икенче урынга Каратунның “Гөлчәчәк”, өченче урынга “Кояшкай” балалар бакчалары лаек булды. 
Аз комплектлы балалар бакчалары арасында беренче урынны Дүртиле балалар бакчасы, икенче урынны Әлмәндәр балалар бакчасы, өченче урынны Дәвеш һәм Табар Черкене авыллары балалар бакчалары алды. 
Тәрбиячеләр арасында беренче урынга “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Рузинә Хәмидуллина, икенче урынга Азбаба балалар бакчасы тәрбиячесе Антонина Чернова, Зур Күккүз авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Җиһаншина, өченче урынга Әҗем балалар бакчасы тәрбиячесе Рания Вәлиева, Кече Күккүз балалар бакчасы тәрбиячесе Римма Хәбибуллина лаек булды. 
“Юл хәрәкәте иминлеге“ учреждениесенең Буа шәһәре пропаганда бүлеге җитәкчесе Анна Сергудаева барлык җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. 
Беренче урынны яулаган “Салават күпере” балалар бакчасы коллективы исә Апас районын республикада тәкъдим итәчәк. Аларга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев