Апасның “Салават күпере” балалар бакчасы нәниләре Сабантуй уздырган
Бәйрәмнән беркем дә читтә калмаган.
(10 июль, “Апастово-информ”).
Балалар шатланып милли уеннарда катнашканнар, җырлаганнар, биегәннәр. Беркем дә читтә калмаган. Хәтта иң нәниләр дә көянтә-чиләк асып йөгергән, таяк тартышкан, капчык сугыштырган, кул көрәштергән. Хәтта Сабантуйны бизәге булган татарча көрәштә дә бил алышканнар.
“Халкыбызның борынгы гореф – гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен өйрәтү тәрбия эшчәнлегендә мөһим чараларының берсе. Сабантуй – ул һәркемнең яраткан бәйрәме. Аны балалар да шатланып көтеп ала. Аларның бергә-бергә рәхәтләнеп уйнаулары, шат авазлары безнең өчен дә зур сөенеч, - ди бакча мөдире Гүзәлия Гәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев