Апасның «Сердәш” гүзәлләре Яз бәйрәмен каршылады
Апас үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Сердәш” клубының гүзәл хатын-кызлары Яз бәйрәмендә мул сыйлы табыннар артында очрашты.
(Ләлә Сафиуллина, Апастово-информ)
- Китапханәбез каршында оешкан “Сердәш” клубына 40тан артык хатын-кыз йөри. Алар барысы да олы тормыш тәҗрибәсенә ия, мактаулы хезмәт юлы үткән, сәнгатькә, моңга, иҗатка гашыйк ханымнар, уңган-булган хуҗабикәләр. Без аларны бик хөрмәт итәбез, - диде китапханәче Руцилә Садриева.
“Сердәш” клубының 30 еллык тарихы бар. Бирегә иң актив, уңган ханымнар йөри. Алар даими очрашып, бер-берсе белән күрешеп, серләрен уртаклашалар. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан да алар матур бәйрәм кичәсендә очраштылар. Гүзәл ханымнарны район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова сәламләп, ихлас теләкләрен юллады.
Бәйрәм киче матур җырлар белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев