Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апасның Табар елгасы яр буе нинди булыр?

Бу мәсьәлә хакында апаслылар бергәләп уйланды.

(7 август, Ләлә Сафиуллина, "Апастово-информ").


Соңгы вакытта Апасның Табар елгасы һәм аның яр буе, тирә-юне чистартылды, чүп-чардан арындырылды. Хәзер исә биредә һәркем өчен уңайлы булган, күңеленә хуш килгән ял итү урынын булдыру күздә тотыла. Бу уңайдан район мәдәният йорты каршында мөһим очрашу узды. Биредә район башлыгы Равил Хисаметдинов, җитәкчеләр, өлкәннәр, оешма хезмәткәрләре һәм Апас мәктәбенең яшь натуралистлары да катнашты. Һәркем Табар елгасы яр буеның киләчәге хакында уйланып, үз фикерен белдерде.

Реклама

"Табар елгасы яр буе буыннарны берләштерү үзәге булсын иде. Биредә олысына да, кечесенә дә елның теләсә кайсы вакытында ял итү өчен тиешле шартлар тудырылырга тиеш. Монда бик кызыклы һәм мөһим фикерләр яңгырады. Алар проектны төзегәндә исәпкә алыныр дип уйлыйм. Апасыбыз киләчәге өчен битараф булмыйча, очрашуда катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм"- диде район башлыгы.
Очрашуда яңгыраган һәр тәкъдим һәм фикер Табар елгасы яр буе проектын төзүчеләр тарафыннан да игътибарга алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев