Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның төп байлыгы – эшчән халкы

Районда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде.

(30 гыйнвар, “Апастово-информ”). 


 Алдынгы сыер савучылар, механизаторлар, терлекчелек өлкәсендә хезмәт куючылар, хисапчылар, шоферлар, хуҗалык һәм бүлекчә җитәкчеләре район үзәгенә чакырылып макталды, хөрмәтләнде, бүләкләргә лаек булды. 
 
Район башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, “Ак Барс” Холдинг компаниясе директоры урынбасары Камил Галиев һәм башкалар фидакарь хезмәт ияләренә олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. 
 
Хезмәт алдынгылары бәйрәме урамнан ук башланды. Биредә төрле тракторлар күргәзмәсе урын алган иде. Үзләре трактор ясаган райондашларның осталыгы аеруча сокландырды. Берсен-берсе кабатламаган техникаларны ясау серләре белән дә уртаклашты алар. 
Рәмис абый Ибраһимов тракторын моннан 30 ел элек ясаган. Трактор әле дә уңган куллы хуҗасына хезмәт итә. 
 
“Тракторым – өйдә ярдәмче. Барлык эшне дә шуның белән эшлим. Бик уңышлы техника булды. Аны ясаганда миңа 36 яшь кенә иде”, - ди Рәмис абый. 
 
Район мәдәният йортында кунакларны гармун моңнары, мәдәният хезмәткәрләренең, “Яшь армиячеләр”нең җылы сәламләве каршылады. Фойеда исә районда җитештерелгән азык-төлекләрдән, төрле продукцияләрдән, икмәктән, чәчәкләрдән күргәзмәләр булдырылган. Хезмәт коллективлары, шәхси эшмәкәрләр эшчәнлекләрен чагылдырган. 
 
Күргәзмә ясаучылар арасында Коштавылында яшәүче Гыймрановлар гаиләсе дә бар иде. Алар атлар асрый, казлар үстерә. Иттән төрле азык-төлекләр ясыйлар. Кырлардан бөртеклеләрне дә үз көчләре белән җыеп алалар. 
“Гаилә эшчәнлеген башлап җибәргәнгә күптән түгел генә. Үзебездә әзерләнгән төрле-төрле азыкларны бүген күргәзмәгә алып килдек”, - диде Гөлназ апа. 
 
Бәйрәм чыгышлар, җырлар, бүләкләүләр белән үрелеп барды. Тырыш хезмәт ияләренә җылы, матур, ихлас сүзләр юлланды. 
 
2020 ел – район мәдәният йортындагы зур күләмле төзекләндерү эшләре белән тарихка кереп калды. Кино залы булдырылып, 3D кино карау мөмкинлеге дә туды. Бәйрәм кичәсенә җыелган кунаклар да районыбызның эшчәнлеге, уңган халкы хакындагы фильмны күзлекләр киеп, 3D форматында карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев