Апасның Яр буенда мәгариф хезмәткәрләренең Спартакиадасы башланып китте
Бүгенге спорт чарасы республикабыз тарафыннан билгеләнеп үтүче ТАССРның 100 еллыгы, районыбызның 90 еллыгы һәм 8нче август - Физик тәрбия өлкәсе хезмәткәрләре көне кебек күренекле вакыйгаларга багышланды.
(10 август, Ландыш Гайнуллина,“Апастово-информ“).
Укытучылар Спартакиадасында ТРның мәгариф министры урынбасары Станислав Андреев та катнашты.
“Спорт белән шөгыльләнүегез, аны чын күңелдән яратуыгыз, үзегезнең шәхсән үрнәгегез аша укучыларга физик тәрбия биргәнегез өчен олы рәхмәт белдерәм“, - диде ул.
Спорт бәйрәмен район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина ачып җибәрде. Ул да районыбызның спортны үз итүче укытучыларына, килгән кунакларга олы ихтирамын белдерде.
“Спорт – безнең сәламәт яшәү рәвешебез. Без һәрчак сәламәт булырга тиеш. Бүгенге көрәштә сезгә уңышлар теләп калам. Рәхәтләнеп көч сынашып, үзегезгә рухи азык алып, башланасы яңа уку елына ныклы адымнар белән сау-сәламәт килеш килергә язсын. Районыбызның һәр мәктәбе 1нче сентябрьдә үз ишеген киң ачып, сезне уку елына көтеп калсын!“, - дип изге теләкләрен теләде район мәгариф бүлеге җитәкчесе.
Бәйрәмдә мәгариф өлкәсенә зур өлешләрен керткән ветеран укытучыларга, югары һөнәри осталыклары өчен якын арада юбилейларын билгеләп үтүче укытучыларга һәм физик тәрбия укытучыларына мәгариф бүлеге профсоюз оешмасының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Спорт уеннары башланып китте. Бу минутларда Яр буенда скакалкада сикерү, велосипедта ярышу, капчыклар белән йөгерү, канат тарту һәм башка төр спорт чараларында көч сынашулар дәвам итә.
Спорт чарасы бәйрәмчә, концерт чыгышлары белән бергә үрелеп бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев